Тарих фәннәре кандидаты Җәмил Мөхәммәтшинның чыгышы 10 гасырда Идел Болгарында акча сугу мәсьәләсенә багышланды. Болгарда беренче акча суга башлау бу дәүләтнең иң борынгы тарихын ачарга ярдәм итәчәк. Археологик мирасны саклау, Болгар архитектура һәйкәлләренең кайчан төзелүен, ни өчен хезмәт итүен (аерым алганда Кара пулатның) билгеләү археологик съездда катнашучыларның игътибар үзәгендә булды.
Съезд делегатлары Болгарга һәм Свияжскига сәяхәт кылдылар. Татарстанның горурлыгы булган бу тарихи урыннар белән танышу кунаклар күңелендә онытылмас эз калдырды, республикада археология фәненең һәм музей эшләренең үсешен ачык күрсәтте.