“ВЗП Болгар” җәмгыятенең Иске Рәҗәп отряды механизаторы Гәрәев Рифкать Гомәр улы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Аның авыл хуҗалыгы тармагындагы күпьеллык намуслы хезмәте, югары күрсәткечләргә ирешеп эшләргә тырышуы һәм Татарстан Республикасы агропромышленность комплексы үсешенә зур өлеш кертүе шулай югары бәяләнде.