8-9 ноябрьдә “Олимп” универсаль спорт залында нәфис гимнастика буенча Россиянең кечкенә шәһәрләре арасында ачык турнир үткәрелә.
Теләгән кеше спортның бу гаҗәеп матур төрен килеп карый ала: сезнең алда республиканың һәм Россиянең күп кенә шәһәрләреннән килгән спортчылар чыгыш ясый. Бу спортны яратучылар май аенда зур уңыш белән үткән шундый ук “Язгы карлыгачлар” турнирын хәтерли торгандыр. Ул вакытта шәхси һәм группа белән күнегүләрдә тамашачылар алдында спорт мастерлары һәм мастерлыкка кандидатлар чыгыш ясапды. Алар арасында Казан, Яшел Үзән, Ульяновск, Хабаровск, Томск шәһәрләреннән килгән 100дән артык спортчы чыгыш ясады.