Өйрәнүләр уңышлы үтте

2014 елның 29 октябре, чәршәмбе
Үткән атнада районның эвакуация пунктлары һәм гражданнар оборонасы хезмәтенең җаваплы кешеләре катнашуында штаб күнегүләре үткәрелде.

Өйрәнүләр вакытында гадәттән тыш хәлләр булачагы турында хәбәр ителде һәм алар буенча гражданнар оборонасының барлык хезмәтләренең бурычлары яктыртылды. Татарстан Республикасының МЧС вәкилләре аларның эшен тикшереп торды. Шулай ук барлык эвакуция пунктлары барланды. Күнегүләр тәмамлангач, ТР МЧС комиссиясе барлык хезмәтләрнең югары хәзерлекле булуын, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда оста һәм төгәл эш итә алуларын билгеләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International