ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2015 ел
чәршәмбе

Үткән чәршәмбе көнне “Казанский обвод” һәйкәле янында тамырлары ныгып өлгергән бик матур зәңгәр чыршылар утырттылар.

Бу чыршылар Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевтан шәһәребезгә бүләк. Чыршыларны утыртуда район башлыгы Камил Нугаев, кадет мәктәп-интернатында укучылар, Балалар иҗат йорты каршындагы мәктәп урманчылыгы укучылары, урман хуҗалыгы вәкилләре катнашты.
2000–2001 елда туган яшь баскетболчылар 3 меңгә кадәр укучылары булган районнар арасында республика мәктәп спартакиадасы турнирында икенче урынны алдылар. Ярышлар безнең “Олимп” спорткомплексында үтте.
Дәүләт автоинспекция хезмәткәрләре Өченче Глобаль юл хәрәкәте иминлеге атнасында шактый чаралар үткәрделәр.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга карганда, район хуҗалыкларында 19 мең гектарда бөртекле культуралар чәчелгән. Юрий Семушкин, Александр Планин һәм башкалар чәчүне тәмамлау алдында торалар.

12
май, 2015 ел
сишәмбе
Бүген Спас муниципаль район башлыгы К.Ә. Нугаев – район халкын кабул итте.

9
май, 2015 ел
шимбә

9 майда Балымер авылында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булучыларга һәйкәл ачу тантанасы булды.

8
май, 2015 ел
җомга
Кичә район Мәдәният йорты сәхнәсендә Борис Васильевның “А зори здесь тихие...” әсәре буенча спектакль премьерасы булды.
Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды


Бүген Болгарда на багышланган җиңел атлетика эстафетасы үтте.



Укучылар һәм студентлар арасында 1нче мәктәп укучылары, оешмалар арасында – мәгариф бүлеге җиңеп, кубокка ия булды. Икенче урынга Иске Рәҗәп мәктәбе һәм район Советы һәм башкарма комитеты командасы чыкты. Аларга дипломнар һәм көмеш медальләр тапшырылды. Өченче урынны Антоновка укучылары һәм “Спас коммуналь челтәрләре” командасы алды.

Барлыгы ярышларда ундүрт команда катнашты.
Анастасия Бузукина, Бөек Ватан сугыш ветераны (Болгар шәһәре):
– Мин сугышка 1942 елның апрелендә киттем.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International