Минтимер Шәймиев Болгарга зәңгәр чыршылар бүләк итте

2015 елның 13 мае, чәршәмбе

Үткән чәршәмбе көнне “Казанский обвод” һәйкәле янында тамырлары ныгып өлгергән бик матур зәңгәр чыршылар утырттылар.

Бу чыршылар Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевтан шәһәребезгә бүләк. Чыршыларны утыртуда район башлыгы Камил Нугаев, кадет мәктәп-интернатында укучылар, Балалар иҗат йорты каршындагы мәктәп урманчылыгы укучылары, урман хуҗалыгы вәкилләре катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International