Бу эшнең төп максаты – киң җәмәгатьчелек игътибарын юлларда балалар иминлегенә юнәлдерү. Яшь инспекторлар катнашында рейдлар үткәрү, балалар һәм велосипедта йөрүчеләр арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау, мәктәпләрдә шушы темага класс сәгатьләре, ата-аналар җыелышы үткәрү – барысы да шушы максаттан чыгып алып барыла.