Район басуларында

2015 елның 13 мае, чәршәмбе
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга карганда, район хуҗалыкларында 19 мең гектарда бөртекле культуралар чәчелгән. Юрий Семушкин, Александр Планин һәм башкалар чәчүне тәмамлау алдында торалар.

Хуҗалыкларда чәчүлекләрне шытып чыкканчы тырмалау бара. Бу агрочара 500 гектардан артыграк мәйданда үткәрелгән. Шулай ук орлыкларны инкрустацияләүгә дә зур игътибар бирәләр, хәзерге вакытта 4 мең тонна чәчүлек орлык агуланган. 400 гектарда чәчүлек җирләре чүп үләннәренә каршы эшкәртелгән.

Хәзер соң культуралар – рапс һәм көнбагыш чәчү дәвам итә. Авыл хезмәтчәннәре аяз көннәрнең һәр сәгатеннән нәтиҗәле файдаланып калырга тырышалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International