Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Спас муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Спас муниципаль район җитәкчесе
Идарә органнары
Спас муниципаль районы муниципаль берәмлеге
Спас муниципаль районы тарихы
КАРДӘШ ШӘҺӘРЛӘР
Спас муниципаль район картасы
Район һәм шәһәр геральдикасы
Инвестиция паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү
Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм
Даими комиссияләр
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәшү
Депутатлар корпусы
Район организацияләре
Иҗтимагый совет
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Муниципал програмылары
Шәһәр төзелеше
Муниципаль сатып алулар
Муниципаль контроль
Милли проектлар
Тематик бүлекләр
Файдалы сәхифә,игъланнар,аукционнар
"Октябрь"кинотеатрының репертуар планы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Автобуслар расписаниесе
ТР Спас муниципаль районы һөнәр берлекләре оешмаларының координация советы
Кече һәм урта бизнеска ярдәм
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстанның яшь гаиләләренә торак
Ситуация үзәге
Норматив документлар
Спас муниципаль район уставы
ТР СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫ АППАРАТЫ ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ
Спас муниципаль районы башлыгының хисабы
Социаль-икътисади үсеш
Спас муниципаль районы Башлыгының карарлары
Спас муниципаль районы Башлыгының әмерлэре
Спасс муниципаль Советы карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының әмерлэре
ХӘРБИ ИСӘПКӘ АЛУ
Башка мәгълүмат
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ГРАЖДАННАРНЫҢ МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
ҖИТӘКЧЕЛӘР ТАРАФЫННАН ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БҮЛЕКЧӘСЕ
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
Коррупция фактлары турында хәбәрләр өчен кире элемтә
БЕРДӘМ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ОРГАННАРЫНДА ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ ТУРЫНДА СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН БЕЛЕШМӘЛӘР
Элемтә өчен мәгълүмат
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Муниципаль районнар
Спас муниципаль районы
Сез сугыш турында ниләр беләсез?
2015 елның 8 мае, җомга
Анастасия Бузукина, Бөек Ватан сугыш ветераны (Болгар шәһәре):
– Мин сугышка 1942 елның апрелендә киттем. Без районнан унике кеше идек, арада минем дустым Екатерина Иванова да бар иде. Мәскәүгә килеп җиткәч безне һава һөҗүменә каршы тору гаскәрләренә, аэростат частенә билгеләделәр. Тәрәзә пыялалары ватылып беткән казармаларда яшәдек. Тимер койкада йокларга туры килде, матрас урынына салам җәелгән, өстебезгә пәлтә ябынып яттык. Бездән ерак түгел генә урнашкан мөһим объектны немецлар бик еш бомбага тотты.
Яшь сугышчы курсын үткәч гимнастерка, шинель, кирза итек һәм пилотка бирделәр, хәрби ант кабул иттек. Безнең арада ир-атлар юк иде, чөнки аларның барысын да Сталинград фронтына җибәрделәр. Кыенлыкларны күп күрсәк тә, күңелдә җиңүгә булган өмет уты беркайчан сүрелмәде.
Җиңү көнен һәм Мәскәүдә узган Җиңү парадын берничек онытып булмый. Кырык бишенче елның җылы июлендә сержант дәрәҗәсендә туган ягыма кайттым. Сугыш ачысын миңа да татырга туры килде. Шуңа күрә теләгем бер генә – җирдә гел тынычлык булсын иде!
Динә Җамалиева, Иске Рәҗәп урта мәктәбенең 11 класс укучысы:
– Бөек Ватан сугышы фронтларында минем дә өч туганым катнашкан. Аларның сугыш турындагы истәлекләрен миңа әти белән әни сөйләде. Ул еллардагы вакыйгаларны тарих дәресләре, шулай ук китаплар һәм фильмнар аша да беләм. Сугыш темасы берәүне дә битараф калдыра алмый, әле дә булса совет солдатлары һәм тыл хезмәтчәннәренең батырлыгына таң каласың. Тыныч тормышта яшәвебез өчен без алар алдында мәңге бурычлы. Мин Бөек Җиңү юбилеена багышланган барлык чараларда да актив катнашырга тырышам.
Степанида Быстрова, тыл хезмәтчәне (Кожаевка авылы):
– Ватан бәйсезлеген кулга корал тотып сакларга туры килмәсә дә, кырыс сугыш сынауларын күп үттем. Ачлыктан һәм салкыннан тилмергән ул елларны берничек тә онытып булмый. Кичке ашка бер кашык кыздырылган гөмбә биргәннәрен әйбәт хәтерлим. Ә бит безгә көннәр буе эшләргә туры килде. Тәтешкә окоп казырга, аннары урман кисәргә җибәрделәр. Уралдагы торак пунктларның берсендә тачанка белән таш ташырга да туры килде. Җиңүгә мин дә үземнән өлеш керттем, дип әйтә алам. Ул елларны күз алдына китерсәң, йөрәк сыкрап куя. Никадәр кешенең гомере өзелде дә, никадәр күз яше түгелде. Мондый газаплар бүтән беркайчан кабатланмасын иде. Бәйрәм алды көннәрендә безне, тыл хезмәтчәннәрен, онытмауларына барыбыз да бик шат. Бүләкләр дә тапшырдылар.
Юрий Зуйков, хезмәт ветераны (Болгар шәһәре):
– Татлы балачагым авыр сугыш елларына туры килде. Сугыш чоры балалары яшьтән нужа арбасына җигелде, укыдык та, эшләдек тә. Болар хакында сөйли башласаң, күзгә яшьләр килә. Авыр булса да түздек һәм дошманны җиңдек.
Форсаттан файдаланып, һәркемне Бөек Җиңү бәйрәме белән котлыйм! Фронтовикларга, тыл хезмәтчәннәренә саулык, тынычлык һәм имин тормыш телим. Яшьләргә әйтәсе килгән теләгем шул: түзем һәм сабыр булыгыз, максатыгызга ирешергә тырышыгыз.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
17
апрель, 2026 ел
Болгар шәһәрендә саңгыраулар спорты буенча Россия чемпионаты узачак
Болгар шәһәрендә саңгыраулар спорты буенча Россия чемпионаты узачак
1 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары өчен космонавтика көне кысаларында тематик чара узды
1 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары өчен космонавтика көне кысаларында тематик чара узды
Мәктәпләрдә „Ясалма интеллектның караңгы ягы“ финанс куркынычсызлыгы дәресе үткәрелде
Мәктәпләрдә „Ясалма интеллектның караңгы ягы“ финанс куркынычсызлыгы дәресе үткәрелде
Идел буе федераль округы Яшьләр парламентлары ассоциациясенең XIV утырышы: игътибарны авыл яшьләренә һәм кадрлар сәясәтенә юнәлтү.
Идел буе федераль округы Яшьләр парламентлары ассоциациясенең XIV утырышы: игътибарны авыл яшьләренә һәм кадрлар сәясәтенә юнәлтү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз