ЯҢАЛЫКЛАР


6
июль, 2015 ел
дүшәмбе
Мөгезле яшь терлекләр үстергәндә тотылган чыгымнарны исәпкә алып, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2015 елда мөгезле яшь терлек сатып алганда тотылган чыгымнарның бер өлешен кире кайтару өчен шәхси хуҗалыкларга субсидия бирү тәртибен раслады. Бу максатлар өчен безнең районга 1290 мең сум акча бүлеп биреләчәк.
“Теремок” балалар бакчасында инде егерме алты ел эшләүче Валентина Баринова шулай ди.
27 июньдә Казанның Теннис академиясендә Татарстан Президенты вазифасына партия эчендә алдан тавыш бирүнең йомгаклау этабы үтте. Илдә беренче тапкыр партия праймеризын җәмәгатьчелек вәкилләре үткәрде. Тавышларны санау нәтиҗәсе буенча, сайлаучыларның 95 % Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов өчен тавыш биргән.

3
июль, 2015 ел
җомга
Кузнечиха урта мәктәбе укучысы Айсылу Исмәгыйлева “Алтын каләм” балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты республика фестиваленең читтән торып үткәрелгән муниципаль турында җиңеп, фестивальнең тагын бер этабында катнашты.

2
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Кичә Болгарда “Сәләт” республика яшьләр лагерын ачу тантанасы булды.

Безнең шәһәр бу сменага килүчеләрне инде дүртенче ел рәттән каршылый, быел монда Татарстанның төрле почмакларыннан 13 яшьтән алып 17 яшькә кадәр 200 укучы килде, шул исәптән безнең районнан да 30дан артык укучы катнаша.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Алексеевскдорстрой” ААҖ генераль директоры Фоат Вәлиев уразада Ямбакты авылы мөселманнары өчен ифтар ашы үткәрде.

1
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Борынгы Болгар ял көннәрен файдалы һәм күңелле уздыру урыны буларак, Россиянең илле шәһәре арасындагы рейтингта алтынчы урынны биләп тора.
Районның берничә авыл малтабары үз эшләрен үстерү өчен федераль һәм республика бюджетыннан грантлар алдылар.
150ләп бала өчен лагерьда ял итү өчен барлык шартлар тудырылган.
Көннәрнең гадәттән тыш эссе торуы сәбәпле, районда терлек азыгы хәзерләү буенча хәл катлаулана бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International