ЯҢАЛЫКЛАР


29
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25).
Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды.

26
июнь, 2015 ел
җомга
2015 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе 3 июльгә кадәр дәвам итә. Бу турыда “Татарстан почтасы”ның язылу бүлеге хәбәр итә.
“Болгар” сәламәтлек-белем бирү үзәгендә ял итүче балалар өчен Истәлек билгесендә “Борынгы Болгар Идел буенда яшәүче халыклар өчен ислам бишеге” дигән тематик экскурсия уздырылды.
Икенче ел рәттән җәмәгать туклануы предприятиеләре арасында уздырылучы “Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның милли кухнясы көне” конкурсында “Для Вас” кафесы җиңүче булды.
Иртәгә шәһәрдә Яшьләр көне һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган XXVIнче Бөтенроссия Олимпия көне уңаеннан бәйрәм чаралары узачак.
“Уылдык-2015” операциясе барышында “Спас” дәүләт заказнигы хезмәткәрләре табигатьне саклау законнарын бозуның җитмеш алты очрагын ачыклаган.

25
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Профилактика – янгыннарны кисәтүнең иң ышанычлы чарасы, дип исәпли Әлки һәм Спас районнары буенча районара күзәтү эшчәнлегенең баш дәүләт инспекторы Сергей Шалашов һәм баш белгеч Сергей Деманов. Гомумбелем учреждениеләрендә янгын куркынычсызлыгы чараларын тикшерү буенча чираттагы рейдта безнең хәбәрчебез дә катнашты.
Тукай авылында Илшат Габидуллин крестьян (фермер) хуҗалыгында терлек азыгын хәзерләү төгәлләнеп килә.
Бүген Спас муниципаль район башлыгы К.А. Нугаев районда төзелеш объектларын карап чыкты һәм подряд оешмалары, район учреждения җитәкчелэре белән берлектә районда төзелеш объектлары буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә төзелү срокларының үтәлеше, капитал ремонт эшләре, культура көнкүреш торак объектларын һәм халыкны тузган торактан күчерү каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International