Фермерларга ярдәм йөзеннән

2015 елның 1 июле, чәршәмбе
Районның берничә авыл малтабары үз эшләрен үстерү өчен федераль һәм республика бюджетыннан грантлар алдылар.

Танкеевка авылында фермасы булган Равил Бакиров терлекчелек комплексын камилләштерергә җыена. “Татарстан Республикасының гаилә фермалары” дәүләт программасы нигезендә, ул якынча 900 мең сумга техника һәм кирәкле җайланмалар алачак.

Моңарчы “Эш башлаучы фермер” программасы буенча Өчкүл малтабары Вилдан Шәфигуллин белән Екатериновкада терлек асраучы Айсылу Мөхәммәтовага да үз хуҗалыкларын үстерү өчен сизелерлек ярдәм күрсәтелгән иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International