Рейтингта – алтынчы

2015 елның 1 июле, чәршәмбе
Борынгы Болгар ял көннәрен файдалы һәм күңелле уздыру урыны буларак, Россиянең илле шәһәре арасындагы рейтингта алтынчы урынны биләп тора.

travel.ru порталы төзегән рейтингка илнең халкы 150 мең кешегә кадәр булган һәм туристлар игътибарын җәлеп итүче борынгы шәһәрләр кертелгән. Болгарның истәлекле урыннары буларак Җәмигъ мәчете, Көньяк һәм Төньяк төрбәләр, Хан сарае, Кече манара һәм башка тарихи һәйкәлләр билгеләп үтелгән.

Портал мәгълүматларына караганда, Борынгы Болгарга бару бәясе 3050 сум тора. Бу суммага бер тәүлек буе отельдә яшәү, ашау-эчү һәм экскурсияләр керә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International