Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Спас муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Спас муниципаль район җитәкчесе
Идарә органнары
Спас муниципаль районы муниципаль берәмлеге
Спас муниципаль районы тарихы
КАРДӘШ ШӘҺӘРЛӘР
Спас муниципаль район картасы
Район һәм шәһәр геральдикасы
Инвестиция паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү
Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм
Даими комиссияләр
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәшү
Депутатлар корпусы
Район организацияләре
Иҗтимагый совет
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Муниципал програмылары
Шәһәр төзелеше
Муниципаль сатып алулар
Муниципаль контроль
Милли проектлар
Тематик бүлекләр
Файдалы сәхифә,игъланнар,аукционнар
"Октябрь"кинотеатрының репертуар планы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Автобуслар расписаниесе
ТР Спас муниципаль районы һөнәр берлекләре оешмаларының координация советы
Кече һәм урта бизнеска ярдәм
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстанның яшь гаиләләренә торак
Ситуация үзәге
Норматив документлар
Спас муниципаль район уставы
ТР СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫ АППАРАТЫ ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ
Спас муниципаль районы башлыгының хисабы
Социаль-икътисади үсеш
Спас муниципаль районы Башлыгының карарлары
Спас муниципаль районы Башлыгының әмерлэре
Спасс муниципаль Советы карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының әмерлэре
ХӘРБИ ИСӘПКӘ АЛУ
Башка мәгълүмат
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ГРАЖДАННАРНЫҢ МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
ҖИТӘКЧЕЛӘР ТАРАФЫННАН ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БҮЛЕКЧӘСЕ
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
Коррупция фактлары турында хәбәрләр өчен кире элемтә
БЕРДӘМ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ОРГАННАРЫНДА ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ ТУРЫНДА СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН БЕЛЕШМӘЛӘР
Элемтә өчен мәгълүмат
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Муниципаль районнар
Спас муниципаль районы
Терлек азыгы хәзерләү – беренче бурыч
2015 елның 1 июле, чәршәмбе
Көннәрнең гадәттән тыш эссе торуы сәбәпле, районда терлек азыгы хәзерләү буенча хәл катлаулана бара. Якын араларда яңгырлар яумаса, алда ни көтәсен әйтүе кыен. Бу җәһәттән район башлыгы Камил Нугаев район халкына мөрәҗәгать итеп, киләсе кышлату чорына кирәк кадәр күләмдә терлек азыгы хәзерләү өчен булган бөтен мөмкинлекләрдән файдаланып калырга чакыра.
Хөрмәтле якташлар!
Авыл хуҗалыгында килеп туган хәл берәүне дә битараф калдырмаска тиеш. Көннәрнең, бу сүзнең чын мәгънәсендә, уттай кызу торуы аркасында, район басуларындагы хәл тагын да киеренке төс ала башлады. Хәтерләсәгез, шифалы яңгырлар соңгы тапкыр май аеның икенче декадасында явып үтте. Алдынгы технологияләр чорында яшәсәк тә, игенчеләрнең хезмәте турыдан-туры һава торышына бәйле икәнне онытмаска кирәк. Шунысын әйтергә кирәк, быелгы яз кыр хезмәтчәннәре өчен уңай килде, җирдә дым күп булганлыктан, чәчелгән бөртекләр барлык мәйданнарда да тигез һәм матур гына тишелеп чыкты.
Өметләр зурдан иде. Ни кызганыч, басу киңлекләреннән планлаштырылган күләмдә бөртекле культуралар һәм печәнне җыеп алуга исәп тотып булмый. Бу инде шактый борчый.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, җәмәгать терлекләре өчен (КФХ, инвесторлар) 9800 тонна печән, 26200 тонна силос, 24000 тонна сенаж, 7000 тонна фураж, 7000 тонна салам хәзерләргә кирәк. Моннан тыш, халыкта булган малларны кышлату өчен 15000 тонна печән, 10000 тонна салам кирәк булачак. Мәсәлән, исәпләп чыгарсаң, бер сыерны кышлату өчен генә дә ким дигәндә 3-3,5 тонна печән таләп ителә.
Мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта район буенча 10750 тонна печән хәзерләнгән, шуның 8670 тоннасы җәмәгать терлекләре, 2080 тоннасы шәхси хуҗалыклар өчен, 6700 тонна сенаж хәзерләнгән. “ВЗП “Булгар” һәм “Авангард” акционерлык җәмгыяте филиалы куелган бурычны намус белән үти. 6797 гектарда печән чабылган, бу барлык күпьеллык үлән мәйданнарының 97 процентын тәшкил итә. Бу көннәрдә игенчеләр табигый болынлыклардагы печәнне чаба башладылар.
Республиканың башка районнары белән чагыштырганда, бездә төрле хуш исле һәм витаминга бай булган печәнле болынлыклар һәм тугайлар бик күп. Кем әйтмешли, барысы да кул астында, тик иренмәскә һәм үз көчеңә генә ышанып эш итәргә кирәк. Яхшылап карасаң, авыл тирәләрендә, су буйлары, урман аланнары, шул ук бәрәңге бакчасы артында гына да никадәр печән үсә. Никадәр хезмәт, акча сарыф итеп үстергән малларның баш санын саклап калырга теләсәгез, булган һәр мөмкинлектән файдаланып, терлек азыгы туплап калырга ашыгыгыз.
Районның барлык халкына мөрәҗәгать итәм: бүгенге шартларда без тырышып эшләргә, күбрәк инициатива күрсәтергә, кышкы чорда проблемалар килеп чыкмасын өчен ашыгыч чаралар күрергә тиеш. Кеше үзе турында күбрәк үзе кайгыртырга тиеш. Шәһәрдәге барлык предприятие һәм оешмаларга яфраказык хәзерләү өчен тиешле заданиеләр җиткерелде. Моңа һәркем җаваплы карар. Шәһәрлеләр элек–электән авыл халкына ярдәм итеп килде. Традицияне быел да дәвам итәрләр, дип ышанам.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
17
апрель, 2026 ел
Болгар шәһәрендә саңгыраулар спорты буенча Россия чемпионаты узачак
Болгар шәһәрендә саңгыраулар спорты буенча Россия чемпионаты узачак
1 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары өчен космонавтика көне кысаларында тематик чара узды
1 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары өчен космонавтика көне кысаларында тематик чара узды
Мәктәпләрдә „Ясалма интеллектның караңгы ягы“ финанс куркынычсызлыгы дәресе үткәрелде
Мәктәпләрдә „Ясалма интеллектның караңгы ягы“ финанс куркынычсызлыгы дәресе үткәрелде
Идел буе федераль округы Яшьләр парламентлары ассоциациясенең XIV утырышы: игътибарны авыл яшьләренә һәм кадрлар сәясәтенә юнәлтү.
Идел буе федераль округы Яшьләр парламентлары ассоциациясенең XIV утырышы: игътибарны авыл яшьләренә һәм кадрлар сәясәтенә юнәлтү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз