Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Спас муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Спас муниципаль район җитәкчесе
Идарә органнары
Спас муниципаль районы муниципаль берәмлеге
Спас муниципаль районы тарихы
КАРДӘШ ШӘҺӘРЛӘР
Спас муниципаль район картасы
Район һәм шәһәр геральдикасы
Инвестиция паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү
Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм
Даими комиссияләр
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәшү
Депутатлар корпусы
Район организацияләре
Иҗтимагый совет
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Муниципал програмылары
Шәһәр төзелеше
Муниципаль сатып алулар
Муниципаль контроль
Милли проектлар
Тематик бүлекләр
Файдалы сәхифә,игъланнар,аукционнар
"Октябрь"кинотеатрының репертуар планы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Автобуслар расписаниесе
ТР Спас муниципаль районы һөнәр берлекләре оешмаларының координация советы
Кече һәм урта бизнеска ярдәм
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстанның яшь гаиләләренә торак
Ситуация үзәге
Норматив документлар
Спас муниципаль район уставы
ТР СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫ АППАРАТЫ ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ
Спас муниципаль районы башлыгының хисабы
Социаль-икътисади үсеш
Спас муниципаль районы Башлыгының карарлары
Спас муниципаль районы Башлыгының әмерлэре
Спасс муниципаль Советы карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының әмерлэре
ХӘРБИ ИСӘПКӘ АЛУ
Башка мәгълүмат
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ГРАЖДАННАРНЫҢ МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
ҖИТӘКЧЕЛӘР ТАРАФЫННАН ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БҮЛЕКЧӘСЕ
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
Коррупция фактлары турында хәбәрләр өчен кире элемтә
БЕРДӘМ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ОРГАННАРЫНДА ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ ТУРЫНДА СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН БЕЛЕШМӘЛӘР
Элемтә өчен мәгълүмат
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Муниципаль районнар
Спас муниципаль районы
“Бу һөнәрне сайлап ялгышмаганмын...”
2015 елның 6 июле, дүшәмбе
“Теремок” балалар бакчасында инде егерме алты ел эшләүче Валентина Баринова шулай ди.
Валентина Александровнаның буш вакыты булмаганлыктан, очрашу турында алдан ук сөйләшеп куеп, вакытын билгеләргә туры килде. Балалар бакчасы кухнясында эш иртәдән алып кичкә кадәр кайнап тора. Иртәнге җидедә алтмыш (әзерлек группасы мәктәпкә киткәнче – сиксәннән артык) бала өчен иртәнге аш пешерә башлыйлар, төшкә – төшке аш, бераз соңрак полдник әзерләргә кирәк. Ашарга пешерүдән бушаган вакытта бер өем савыт-сабаны да юып бетерергә кирәк.
– Кухняга керсәгез, ак халат киегез. Бездә шулай тиеш, – дип каршы алды мине кухня хезмәткәрләре.
Валентина Александровнаның бер генә ярдәмчесе бар – Наталья Малыгина. Ул да гыйнвар аенда өстәмә группалар оештырылгач бирелгән ставкага биш ай элек эшли башлаган. Ә соңгы елларда монда сменалап ике пешекче – Валентина Баринова һәм Людмила Матюхина гына эшләгән.
– Ярдәмчесез эшләү авыр булмадымы?
– Бу вакыт эчендә күнектек инде, – ди Валентина Александровна, полдникка дигән эремчек пәрәмәчләрен ясаудан аерылмый гына.
Бакчада камыр ризыкларын көн саен пешерәләр. Нәниләр өстәленнән яшелчә, повидло, эремчек пирожкиларының, төрле запеканкаларның өзелгәне юк. Шунлыктан меню көн саен бәйрәм табынын хәтерләтә, анда төрле җиләк-җимешләр, сок, йогуртлар бар. Иртәнге ашка сөтле боткалар пешерәләр, ә төшке ашка балык, сыер яки тавык итеннән котлетлар ясыйлар.
... Валентина Баринова кечкенәдән үк пешерергә ярата, шунлыктан мәктәпне тәмамлагач, ике дә уйлап тормыйча, Казан һөнәри-техник училищесына укырга кергән. Уку йортын ул бик яхшы билгеләргә, гадәттәгечә өченче разряд белән түгел, ә бишенче разряд белән тәмамлаган. Башта беренче балалар бакчасында, аннары “Теремок”та пешекче булып эшләгән. Башка урынга күчү аның уена да килеп карамаган, чөнки эштән-эшкә күчеп йөрүне вакытны бушка уздыру дип саный. Коллективта да аны оста пешекче генә түгел, намуслы, җаваплы кеше буларак беләләр.
– Безнең Валентина Александровнага теләсә нинди җаваплы эшне ышанып тапшырырга була, – дип горурланып сөйли бакча мөдире Лариса Мартынова. – Кухнябыз сәгать кебек эшли, иртәнге аш та, төшке аш та үз вакытында бирелә. Пешергән ризыклары да телеңне йотарлык килеп чыга. Кухняда хөкем сөргән чисталыкка да исең китәрлек! Отчетларында, кухняда төрле комиссияләр нинди дә булса кимчелек тапканын хәтерләмим... Теләсә нинди коллектив өчен мондый хезмәткәрләр – чын хәзинә ул!
Өченче ел Валентина Баринова гомумбелем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренең һөнәри осталык буенча район конкурсында катнашкан. Ул пешергән “королевская ватрушка”, “Җиләк-җимеш фантазиясе” балалар табыны жюри тарафыннан югары бәяләнгән һәм пешекчегә өченче урын өчен диплом һәм акчалата сертификат тапшырганнар. Валентина Александровна мондый конкурста тагын да катнашып, җиңеп чыгарга әзер.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең иң яхшы хезмәктәре буларак, ул берничә тапкыр район алдынгылар слетында катнашкан, район мәгариф бүлеге тарафыннан бүләкләнгән.
– Үз эшемне яратып башкарам, – ди Валентина Александровна. – Яшьлегемдә бу һөнәрне дөрес сайлаганмын дип уйлыйм...

Марина Зайцева

Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
17
апрель, 2026 ел
Болгар шәһәрендә саңгыраулар спорты буенча Россия чемпионаты узачак

1 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары өчен космонавтика көне кысаларында тематик чара узды

Мәктәпләрдә „Ясалма интеллектның караңгы ягы“ финанс куркынычсызлыгы дәресе үткәрелде

Идел буе федераль округы Яшьләр парламентлары ассоциациясенең XIV утырышы: игътибарны авыл яшьләренә һәм кадрлар сәясәтенә юнәлтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз