ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

1нче шәһәр урта мәктәбенең 10 классында “Гражданин. Җәмгыять. Дәүләт” дигән парламент сәгате үткәрелде. Бу көнне укучылар янына  шәһәр һәм район Советлары депутаты, район башлыгы Камил Нугаев  кунакка килде.

 

Шәһәрнең 2нче  уртам мәктәп баскетболчыларына “КЭС-баскет” мәктәп баскетбол лигасының Бөтенроссия ярышлары региональ финалдагы хәлиткеч уеннарда катнашу өчен бер генә очко җитми калды.

Тармак технологияләре техникумы студенты Олеся Шевченконың республика “Промышленность навигаторы” эшче һөнәрләр фестивалендә тәкъдим иткән проекты әнә шулай атала.

 

Ким мәктәбе укучысы Вероника Филиппова,  Түбән Кама шәһәрендә укучылар арасында туган як тарихын өйрәнү буенча  уздырылган “Үз тамырларыңның кайдан килеп чыгуын белеп яшә” дигән IVнче республика конференциясендә катнашып, өченче дәрәҗә дипломга лаек булды.

Күптән түгел “Солнышко” балалар бакчасында капиталь ремонт эшләре башланды, аны биредә озак еллар көттеләр.


9
февраль, 2016 ел
сишәмбе

20-24 апрельдә Казанда дзюдо буенча Европа чемпионаты узачак. Көч сынашырга 40тан артык илдән 400 спортчы килергә җыена. Аларның 38е – Россия спортчылары.


8
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

Узган атнада район мәдәният хезмәткәрләренең йомгаклау киңәшмәсе булды,  тормышыбызда мөһим урын алып торган бу тармакның барлык яклары, шул исәптән ирешкән уңышлары һәм булган кимчелекләре җыелышта җентекләп тикшерелде.


27
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

“Таткоммунэнерго” РПО” җәмгыяте кубогына самбо буенча Аксубайда үткәрелгән IV ачык турнирда чыгыш ясаган безнең “Олимп” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең яшь көрәшчеләре сынатмады.

Икенче шәһәр урта мәктәбе укучылары өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итү рейдлары үткәрделәр.

Болгар музей-тыюлыгында Санкт-Петербургның турист фирмалары вәкилләре булып китте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International