Бездәге мәдәният учаклары ничек эшли?

2016 елның 8 феврале, дүшәмбе

Узган атнада район мәдәният хезмәткәрләренең йомгаклау киңәшмәсе булды,  тормышыбызда мөһим урын алып торган бу тармакның барлык яклары, шул исәптән ирешкән уңышлары һәм булган кимчелекләре җыелышта җентекләп тикшерелде.

Марина Зайцева

Билгеле булганча, теләсә нинди эшне кадрлар хәл итә, дип билгеләп үтте үз чыгышында район мәдәният бүлеге җитәкчесе Фәрхат Низамов. Ә теләсә нинди тармакта кеше  нәтиҗәле эшләсен өчен, аның һөнәри әзерлеге һәм белеме югары дәрәҗәдә булырга тиеш, чөнки нәкъ менә шул барлык чараларны тиешенчә оештырып үткәрергә мөмкинлек бирә. Ни кызганыч, бүгенге көндә район мәдәният системасында профиль белемле югары квалификацияле белгечләр җитеп бетми. Булган 125 мәдәният хезмәткәренең 64е генә  профильле белемле (аларның 27 – югары уку йортлары, 37 кеше техникум тәмамлаган). Үткән ел 19 белгеч Казанда өстәмә белем күтәрү институтында квалификацияне күтәрү курслары үтте, өчесе әле анда укуын дәвам итә, ике хезмәткәр югары уку йортларын тәмамлый.

Хезмәт хакының түбән булуы мәдәният учреждениеләрендә югары квалификацияле белгечләр җитешмәүдә төп сәбәп булып тора. Мәсәлән, безнең районда мәдәният хезмәткәренең уртача айлык хезмәт хакы китапханәләрдә – 14828 сум, киноучреждениедә – 10024 сум, мәдәният йортлары һәм клубларда – 14593, балалар сәнгать мәктәбендә 18600 сум тәшкил итә. Югары профиль белемле хезмәткәрләр мондый белеме булмаган хезмәттәшләреннән акчаны күбрәк ала. Димәк, моннан тиешле нәтиҗә ясарга була...

Бүгенге көндә район Мәдәният йорты структурасына 19 авыл мәдәният йорты, 13 клуб, 2 автоклуб һәм 3 халык коллективы керә. Уртак тырышлык белән узган ел биш меңнән артык төрле чара үткәрелде (Яңа ел, Раштуа һәм Пасха кичәләре, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына, Балаларны яклау көненә, Әниләр көненә һәм башкаларга багышланган чаралар). Моннан тыш, район артистлары һәм иҗат берләшмәләре узган ел төрле конкурсларда дипломант исеме алдылар. Мәсәлән, Никольскидан “Сударушка” ансамбле рус фольклорының “Каравон-2015” фестивалендә катнашып, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановтан бүләк – 500 мең сумлык сертификат алды. Акча авыл мәдәният йорты өчен кирәкле музыка аппаратурасы һәм костюмнар алуга тотылды.

Дарья Чудакова белән Диләрә Сафина “Созвездие-Йолдызлык-2015” эстрада сәнгатенең яшьләр телевизион фестивалендә призер, Ольга Лобанова, Ксения Колчина, Александра Горячкина һәм Дарья Севастьянова, “Волжские зори” ансамбле Җиңүнең 70 еллыгына багышланган регионара  хәрби-патриотик җыр конкурсы (Ульяновск шәһәре) призеры исемен алдылар. Мәдәният учакларында балалар белән актив эш алып барыла: 16 түгәрәктә 340тан артык бала шөгыльләнә. Алардан киләчәктә безнең район данын яклаучы йолдызлар үсәр дип ышанасы килә.

2015 елда бу тармакта шактый яңалыклар булды. Аерым алганда, сентябрь аенда Красная Слобода авылында мәдәният йорты ачылды. Йөз урынга исәпләнгән концерт залы белән  дүрт йөз квадрат метр мәйданлы бина авылның чын бизәгенә әверелде. Урта Йорткүл авылы мәдәният йортына да капиталь ремонт ясалды. Агымдагы елда Татар Такталы авылында мәдәният йорты төзү, Никольскидагы мәдәният йортына капиталь ремонт ясау күздә тотыла.

Җирлекара үзәк китапханә 28 китапханәне берләштерә (үзәк китапханә, балалар һәм 26 авыл китапханәсе), алар 14 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә. Китаплар фондында 258 мең  данә китап исәпләнә, 48 даими басмалар (газеталар һәм журналлар) яздырып алабыз. Укучыларга уңайлы булсын өчен барлык китапханәләрдә компьютер техникасы һәм Интернет бар.

Узган ел китапханәнең “РИТЭК” социаль проектлар конкурсында (“Читаем с пеленок” эшенә 100 мең сум грант бирелде), Елена һәм Геннадий Тимченко Хәйрия фонды оештырган “Кече шәһәрләр һәм авылларның мәдәни мозаикасы” конкурсында (“Балачак территориясе” проекты, 300 мең сумлык грант) җиңүе дә безнең өчен зур вакыйга булды. Бу акчага кирәкле җиһазлар, китаплар сатып алдык, балалар китапханәсендә уеннар өчен уңайлы урын эшләдек.

Соңгы вакытта федераль дәрәҗәдә китапханәләрне финанслауның кимүе күзәтелә. Бу үзенә күрә шактый проблемалар тудыра: китаплар фонды сирәк яңартыла, даими  басмаларның санын киметергә туры килә. Бюджет акчаларына оптимизация ясау сәбәпле, ел саен китапханәләр мәйданы да кими бара.

Мәсәлән, Красная Слобода авылы китапханәсен мәдәният йортына күчергәндә аңа 21 квадрат метр зурлыгында бүлмә бирелде, ә элегрәк аның мәйданы алтмыш квадрат метрдан артык иде. Шундый ук хәлләр Иж-Борискино, Полянка авылы китапханәләрендә да кабатлана, анда китаплар өчен генә түгел, укучылар өчен дә урын җитми.

Төп эштән башка, авыл китапханәчеләренә җыештыручы булып та эшләргә туры килә, чөнки моның өчен аерым кеше алырга акча юк. Үзәк китапханә өчен транспорт сатып алу мәсьәләсе дә элеккечә ачык кала.

 Болгар балалар сәнгать мәктәбе балаларга эстетик тәрбия бирү буенча зур эш алып бара, Өчкүлдәге филиалны да исәпкә алып, анда өч йөздән артык бала белем ала. Белем бирү дүрт юнәлеш буенча алып барыла: музыка, хореография, рәсем сәнгате һәм  башлангыч эстетик тәрбия бирү. Сәнгать мәктәбе базасында җиде балалар вокаль һәм бию коллективы, бер инструменталь коллектив эшли, шулай ук “Вдохновение” һәм “Каприз”  берләшмәләре бар. Мәктәп укучыларының төрле конкурсларда (“Волга в сердце впадает мое” Халыкара балалар һәм яшьләр конкурсы, “Солнечный день в Крыму” беренче регионара нәфис-музыкаль конкурс, “Яшь талантлар йолдызлыгы” VII Бөтенроссия халык-инструменталь иҗат конкурсы һәм башкалар) призер һәм дипломант булуы бу коллективның уңышлы эшләвен ачык күрсәтә. 

Кешенең ялын оештыруда киноучреждение дә шактый өлеш кертә. Узган ел балалар һәм өлкәннәр өчен 119 фильм күрсәтелде (кино күрсәтеп 181 мең сум табыш алынды). Киночелтәр хезмәткәрләре  төрле бәйрәмнәрне оештыруда да актив катнашалар. Кинотеатр базасында даими рәвештә кече яшьтәге һәм мәктәп балалары өчен тематик чаралар үткәрелә, фильмнар һәм кыска метражлы роликлар күрсәтелә. 

Икенче төрле әйткәндә, район халкының ялын файдалы һәм эчтәлекле итеп үткәрү өчен  мәдәният хезмәткәрләре күп көч куя. Мәдәният учаклары гөрләп торсын һәм халыкның ялын тиешенчә оештыру өчен зур көч куярга кирәк. Киңәшмәдә катнашучылар үз чыгышларында шуңа басым ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International