Бездә – төньяк башкала кунаклары

2016 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Болгар музей-тыюлыгында Санкт-Петербургның турист фирмалары вәкилләре булып китте.

Аларның визиты Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендә яшәүчеләр арасында безнең объектларны популярлаштыру максатында, ТР туризм буенча дәүләт комитеты тарафыннан оештырылды.

Кунакларны традиция буенча ипи-тоз һәм чәк-чәк белән каршыладылар. Алар өчен архитектура һәйкәлләре һәм музей комплексларына борынгы шәһәр буенча экскурсия оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International