Күптән түгел “Солнышко” балалар бакчасында капиталь ремонт эшләре башланды, аны биредә озак еллар көттеләр. Моның өчен 9 миллион сум акча каралган. Ул иске балалар бакчалары һәм мәктәпләрне ремонтлау өчен социаль программа буенча республика бюджетыннан бүлеп бирелгән.
Әлегә “Солнышко”да иске электр чыбыкларын яңаларга, тузган агач рамнарны яңа пластик тәрәзәләргә алыштыралар, шулай ук армстронг системалы асылмалы түшәмнәр монтажлыйлар.
Апрель ахырында балалар бакчасы бинасының эчендә капиталь ремонт эшләре башланачак. Аерым алганда, линолеумнарны алыштыру, яңа бүлмә ишекләр кую, шулай ук тышкы ишекләрне махсус янгынга каршы ишекләргә алыштыру күздә тотыла. Шулай ук залга тулысынча ремонт ясалачак, юыну бүлмәләренә яңа кафель җәеләчәк. Моннан тыш, су үткәрү, канализация торбаларын, җылыту системасын алыштыру, керә торган ишек янында пандус ясау, отмостка җәю һәм фундаментка ремонт ясау буенча зур эшләр башкарып чыгарга кирәк.
Ремонт эшләрен төзелеш тармагында шактый тәҗрибә туплаган “Сувар Б” җәмгыяте башкара. Коллектив төзүчеләре моңа кадәр шәһәрдә һәм район авылларында башка объектларда эшләгәннәр. Үзләренә тапшырылган бурычны алар һәрвакыт сыйфатлы һәм вакытында башкарып чыгарга тырышалар.
– Бакчабызда ремонт эшләре башлануга без бик тә шат, – диде балалар бакчасы мөдире Наталья Денисова. – Икътисадый хәлнең катлаулы булуына карамастан, республика җитәкчелеге узган гасырның 70-80нче елларында төзелгән һәм ремонтка бик тә мохтаҗ булган балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә ремонт ясау өчен акча таба. Шуңа күрә игътибар күрсәтүләре, һәрьяклап ярдәм итүләре өчен без республика һәм район җитәкчеләренә бик рәхмәтле. Бу уңай үзгәрешләр безнең балаларыбыз өчен бик кирәк иде...