“Баскычтан өскә таба”

2016 елның 10 феврале, чәршәмбе

Тармак технологияләре техникумы студенты Олеся Шевченконың республика “Промышленность навигаторы” эшче һөнәрләр фестивалендә тәкъдим иткән проекты әнә шулай атала.

Чара Түбән Кама шәһәрендә үтте, конкурсантка проектны әзерләүдә укытучы Татьяна Тележникова ярдәм итә. Олеся проектта үзенең булачак кунакханә сервисы менеджеры һөнәре турында тәфсилләп сөйләгән. Презентациягә Болгар музей-тыюлыгы мисалында безнең районда туризмны үстерү мәсьәләләренә багышланган аерым бүлек тә кертелгән. Боларның барысы да конкурста катнашучылар һәм фестивальгә үз эшләрен тәкъдим иткән рецензентлар арасында зур кызыксыну уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International