Лаеклы җиңү

2016 елның 10 феврале, чәршәмбе

Ким мәктәбе укучысы Вероника Филиппова,  Түбән Кама шәһәрендә укучылар арасында туган як тарихын өйрәнү буенча  уздырылган “Үз тамырларыңның кайдан килеп чыгуын белеп яшә” дигән IVнче республика конференциясендә катнашып, өченче дәрәҗә дипломга лаек булды.

Тарих укытучысы Нина Романова белән берлектә, ул жюрига үзенең “Ольга Балыкина йолдызы” эшен тәкъдим иткән. Вероника Филиппова үз эшендә Павлик Морозов батырлыгын кабатлаган пионер кызның биографиясен тулысынча чагылдырган. Эшен фотоматериаллар белән дә тулыландырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International