ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

“Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе” җәмгыяте коллективы инде икенче ел Болгар дәүләт музей–тыюлыгына велоэстафета оештыра. Чәршәмбе көнне “Болгар радиосы”ның күп санлы тыңлаучылары яңадан үзләренең яраткан диджейлары, төгәлрәк әйткәндә, иртәнге “Чәк–чәк шоу” күңел ачу программасын алып баручыларны һәм телерадиокомпаниянең башка хезмәткәрләрен борынгы бабаларыбыз яшәгән җирдә каршыладылар.

Татарстанның барлык мөселманнарын изге Рамазан аеның тәмамланып килүе һәм якынлашучы Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм!

Никольск авылында яшәүче Петр Харымов белән Красный Валдан Виктор Басковка туксан яшь тулды. Алар икесе дә Бөек Ватан сугышында катнашкан, икесе дә хезмәт ветераны һәм хөрмәткә лаек кешеләр.


28
июнь, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Спас муниципаль район башлыгы К.Ә. Нугаев – район халкын кабул итте.


24
июнь, 2016 ел
җомга

Район мәктәпләре укучылары Бөтенроссия ГТО физкультура–спорт комплексының безнең спорт мәйданчыкларында уздырылган республика этабында бронза медальгә лаек булдылар.


23
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген кич  “Болгар – Туган тел” республика лагерын ябу тантанасы була.

Зөлфия Гыйззәт кызы  Мистахова турындагы әлеге истәлекләрне балалары һәм оныклары язган һәм редакциягә дә алар китереп бирде.

Бүген Бөек Ватан сугышы башлануга 75 ел тула: 1941 елның 22 июнендә таң атып килгәндә фашистлар Германиясе Советлар Союзына бәреп керә.

Узган шимбә көнне Болгар мәчетендә барлык мөселман халкы өчен изге булган Рамазан ае хөрмәтенә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте Генераль директоры Фоат Вәлиев уздырган “Ифтар ашы”нда 150 дән артык кеше катнашты.


21
июнь, 2016 ел
сишәмбе

Безнең волейболчылар өстәмә турнирда җиңеп чыктылар. Ул 35 яшьтән олырак ирләр арасында “Татарстан яңа гасыр –“Татарстан – новый век” республика җәмәгать оешмасы призына волейбол буенча  республика  финал турнирында катнашучыны билгеләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International