Газеталарга язылу тәмамланып килә

2016 елның 20 июне, дүшәмбе

2016 елның икенче яртысына  республика һәм район газеталарына язылу 25 июньгә кадәр озайтылды.

 

Шуңа күрә калган вакыт эчендә, хөрмәтле укучыларыбыз, почта бүлекләренә барып, үзегез яраткан газета-журналларга язылып кайтырга онытмагыз, чөнки тормышыбызны хәзер матбугаттан башка күз алдына да китереп булмый.

 

Безнең “Новая жизнь (“Яңа тормыш”) газетасына 2500дән артык кеше язылган, ләкин бу үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда шактый ким. Әгәр дә  моңа кадәр элемтә бүлекләренә барырга вакыт тапмаган булсагыз, соңга калмагыз, барып язылыгыз. Бездән аерылмассыз дип ышанабыз. Редакциянең үзенә килеп альтернатив юл белән дә языла аласыз.

 

Исегезгә төшерәбез, газетага почта аша язылсагыз,  ул сезгә 597 сумга төшә, редакция аша – 490 сум була. Редакция аша язылганда газетаны үзегезгә килеп алырга кирәк. Альтернатив пунктлар 1нче мәктәптә һәм техникумда эшләячәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International