Җинаять эше кузгатылачак

2016 елның 20 июне, дүшәмбе

Район прокуратурасы бер кешенең автомобиль белән инде икенче тапкыр исерек хәлдә идарә иткәне өчен кузгатылган җинаять эшен законлы дип тапты.

 

Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, июнь ае башында ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре кичке якта бер автомобильне туктаткан. Автомобиль белән идарә иткән яшь хатын-кыз исерек булган. Соңыннан ачыкланганча, ул 2015 елда шундый ук хокук тәртибен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган булган.

Бу юлы аңа карата РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсе буенча җинаять эше кузгату турында карар чыгарылды. Хәзерге вакытта тикшерү чаралары уздырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International