Үткән атнада районда берничә караклык очрагы теркәлде.
Полиция хезмәткәрләре санаулы гына сәгатьләр эчендә Димитровград шәһәре кешесенең урланган резина көймәсен табып биреләр.
Көймә хуҗасы аны Куралово авылы янында Идел буенда калдырып киткән була. Шул вакыт эчендә мәктәп укучысы көймәне урлап алып китә.
Ржавец авылы янындагы елга буеннан Ульяновск өлкәсе кешесенең кыйммәтле моторлы көймәсен урлыйлар. Һәвәскәр балыкчыга ике йөз җитмеш мең сумлык зыян килә.
Авыр йөк машнасыннан ике аккумулятор батареясы юкка чыга. Өчкүл авылы кешесе Танкеевка авылы янында кюветка төшеп ауган машинаның шоферы вакытлыча булмаудан файдаланып калмакчы була, ләкин аны да тиз арада тоталар.
Гусиха авылы янындагы машина юлыннан “Алексеевскдорстрой” оешмасына караган юл билгеләре һәм тимер баганаларны урлыйлар.