ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2018 ел
җомга

Иртәгә район башлыгы урынбасары Сергей Тюнёв җитәкчелегендәге безнең  район делегациясе Төркиядәге тугандаш Сафранболу шәһәренә китәчәк.
Делегация составына район җитәкчелеге вәкилләре, Балалар сәнгать мәктәбеннән 10 укучы һәм аларның остазлары керә.
 
Делегация чит илгә Төркия ягыннан чакыру буенча бара. Анда безнең яшь талантларыбыз Төркиянең ике милли бәйрәме – Суверенитет көне һәм Балалар көнендә катнашырга тиеш. Бу сәяхәт чит илгә баручыларның  күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырыр дип ышанасы килә.


19
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүче балалар арасыннан  “Йолдызчык-2018” балалар иҗаты конкурсына сайлап алу туры узды.

Билгеле булганча, 1 апрельдән районда торак пунктларны чистарту буенча экологик икеайлык башланды. 
Аяк асты юеш булуына да карамастан, Иске Рәҗәп, Чәчәкле, Йолдыз авылларының кайбер гражданнары бу эшкә инде бүгеннән үк керештеләр: тыкрыкларда, йорт яны участокларында җыештыру эшләрен башлап, саклану чараларын күрә дә башладылар.

Чемпионатны оештыручылар җанатарларга билет сатып алуны сузмаска киңәш итә.

(Казан, 18 апрель, “Татар-информ”). Бүген көндезге уникедә FIFA.com/bilet сайтында футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына билет сатуның йомгаклау этабы старт ала. Ул турнир төгәлләнгәнче дәвам итә. Бу хакта чемпионатның рәсми сайтында хәбәр ителә.


18
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

Надежда Тужилкинаны Никольск авылында гына түгел, районда яшәүчеләрнең дә күбесе яхшы белә. Моңарчы авыл Советы секретаре, аннары рәисе булып эшләгән, мәктәптә балаларга белем биргән. Тынгысыз күңелле, олы йөрәкле бу кеше туган авылының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге, кешеләр тормышы турында һәрвакыт кайгыртып яши. Күңелен күп нәрсәләр борчый. Аның язмышы кай ягы белән үзенчәлекле?

2018 нче елның 17 апрелендә көнне Спас муниципаль районы Болгар шәһәренең икенче урта мәктәбе базасында әти-әниләр Бердәм республика имтиханы тапшырды. Республикакүләм акциядә һәр теләгән ата-ана катнаша алды. Аларның саны 10 га җитте. Акциянең максаты әти-әниләрне татар теле буенча бердәм республика имтиханын һәм төп дәүләт имтиханын тапшыру процедурасы белән таныштырудан гыйбарәт.

Татар теле буенча БРИ өч дәрәҗәдә оештырылды: милләте татар булмаган катнашучылар өчен, татар телен база дәрәҗәсендә белүче катнашучылар өчен, татар телен камил дәрәҗәдә белүчеләр өчен.


17
апрель, 2018 ел
сишәмбе

Бу үзәктә апрель ахырына кадәр FIFA сайтында сатылган билетларны алырга була.

(Казан, 19 апрель, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). Казанда FIFA төп билет сату үзәге үз эшен башлап җибәрде. Ул Кремль яр буе урамындагы 5нче йортта урнашкан. Бу хакта Халыкара футбол федерациясе (FIFA) рәсми сайтында хәбәр ителә.

Шәһәрнең үзәк мәйданында “Болгар” эзтабарлар отрядын Бөтенсоюз “Хәтер вахтасы” акциясендә катнашу өчен Бөек Ватан сугышы барган урыннарга озатуга багышланган тантаналы митинг булды.


10
апрель, 2018 ел
сишәмбе

Әҗмәрдә яшәүче тыл хезмәтчәне Разыя Мөстәкыймовага туксан яшь тулды.
Аны район башлыгы Камил Нугаев, район ветераннар оешмасы рәисе Татьяна Бурумова, авыл җирлеге башлыгы Рәис Вәлитов, социаль яклау бүлеге вәкилләре, туганнары кайнар котладылар. Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгының котлау открыткаларын, күчтәнәчләр, чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр тапшырдылар.

Сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә тренер Юрий Кузнецов җитәкчелегендә шөгыльләнүче баскетболчылар командасы 18 яшькәчә яшүсмерләр арасында Кама Аланында  үткән Татарстан беренчелеге ярышларында бронза медальгә лаек булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International