Бүген Спас муниципаль район башлыгы К.А. Нугаев районда төзелеш объектларын карап чыкты һәм подряд оешмалары, район учреждения җитәкчелэре белән берлектә районда төзелеш объектлары буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә төзелү срокларының үтәлеше, капитал ремонт эшләре, культура көнкүреш торак объектларын һәм халыкны тузган торактан күчерү каралды.
Бүген Спас муниципаль район башлыгы К.А. Нугаев районда төзелеш объектларын карап чыкты һәм подряд оешмалары, район учреждения җитәкчелэре белән берлектә районда төзелеш объектлары буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә төзелү срокларының үтәлеше, капитал ремонт эшләре, культура көнкүреш торак объектларын һәм халыкны тузган торактан күчерү каралды.
Быел Тукай бүләгенә җиде кеше һәм ике коллектив тәкъдим ителгән иде.
(Казан, 26 апрель, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов халкыбызны Тукайның туган көне һәм Туган тел көне белән котлап, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен тапшырды. Туган тел көненә багышланган тантаналы чара Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында бара.
Район Мәдәният йортында “Йолдызчык-2018” балалар иҗаты конкурсы булып үтте.
Ирина Телицина
Районның барлык мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре һәм Балалар иҗат йортына йөрүче 120гә якын талантлы бала сайлап алу туры үткәннән соң, инде унынчы тапкыр үткәрелә торган традицион фестивальнең финалы узды.
Музей-тыюлыкның Истәлек билгесендә 14 яшь тулган яшүсмерләргә һәм кызларга паспортлар тапшыру уңаеннан “Я гражданин России – мин Татарстан баласы” дигән тантана булды.
Чараны “Татарстанның музейлар язы – 2018” акциясе кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгының Спас районы буенча миграция пункты оештырды. Мөһим документны министрлыкның Спас районы буенча бүлегенең миграция пункты җитәкчесе Екатерина Фәйзелгатова, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов һәм Эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе Рәфыйк Җәләетдинов тапшырды. Алар паспорт алучыларга киләчәк тормышларында зур уңышлар теләделәр.
Тантанада катнашучыларга шулай ук бүләкләр дә тапшырдылар.
Быелгы язда Екатериновкадагы Айсылу Мөхәммәтова крестьян (фермер) хуҗалыгы механизаторларына 800 гектардагы көзге культураларны тукландыру бурычы куелган. Биредә берничә көн эчендә әлеге агрочараны барлык мәйданның яртысында башкарып чыгарга өлгергәннәр.
Бүген Спас муниципаль районы башлыгы НугаевК. А. Иран делегациясен кабул иту буенча киңәшмә үткәрде.
Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды.
Башка еллардагы кебек, быел да Александр Планин крестьян (фермер) хуҗалыгы хезмәтчәннәре районда беренчеләрдән булып көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәре тукландыруга кереште.
Быелгы яз игенчеләр өчен мәшәкатьлерәк килде, кайбер басуларда әле һаман да калын кар катламы ята. Димәк, билгеләнгән бөтен агрочараларны, аеруча чәчүне озакка сузмыйча башкарып чыгу өчен механизаторларга зур оешканлык белән эшләргә туры киләчәк.
1 майдан минималь хезмәт хакы 11 мең 163 сумны тәшкил итәчәк.
(Казан, 23 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанда 2018 елның 1 маеннан хезмәт хаклары арта. Федераль закон нигезендә билгеләнгән минималь хезмәт хакы түләве 11 мең 163 сумны тәшкил итә. Әлеге яңалык республиканың бюджет өлкәсендә эшләүче 90 мең хезмәткәренә кагылачак. Барлык чыгымнар 1,5 млрд сумга җитә. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында ТР Социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.