Болгар делегациясе Төркиягә бара

2018 елның 20 апреле, җомга

Иртәгә район башлыгы урынбасары Сергей Тюнёв җитәкчелегендәге безнең  район делегациясе Төркиядәге тугандаш Сафранболу шәһәренә китәчәк.
Делегация составына район җитәкчелеге вәкилләре, Балалар сәнгать мәктәбеннән 10 укучы һәм аларның остазлары керә.
 
Делегация чит илгә Төркия ягыннан чакыру буенча бара. Анда безнең яшь талантларыбыз Төркиянең ике милли бәйрәме – Суверенитет көне һәм Балалар көнендә катнашырга тиеш. Бу сәяхәт чит илгә баручыларның  күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырыр дип ышанасы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International