ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Спас муниципаль район башлыгы К.Ә. Нугаев – район халкын кабул итте.

Сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә тренер Юрий Кузнецов җитәкчелегендә шөгыльләнүче баскетболчылар командасы 18 яшькәчә яшүсмерләр арасында Кама Аланында  үткән Татарстан беренчелеге ярышларында бронза медальгә лаек булды.


9
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

Узган атнада районның чакырылыш комиссиясе утырышы булды.
Утырышта катнашучылар язгы чакырылыш белән бәйле булган кайбер оештыру мәсьәләләрен тикшерделәр. Аерым алганда, сәламәтлек саклау белгечләренең егетләргә медицина тикшерүе үткәрергә әзерлеге турында сөйләштеләр. Билгеләп үтелгәнчә, безнең егетләр өчен медицина комиссиясе район хастаханәсе базасында оештырылган, тулы күләмдә тикшерүләр үткәрү өчен медицина җиһазлары һәм препаратлар җитәрлек.

Районның туксанга якын кешесе узган шимбәдә уздырылган рус теле марафонында катнашты.
Төрле яшьтәге кешеләр әлеге акциядә катнашу өчен шәһәрдәге урта мәктәпләрдә һәм техникумда җыелдылар.

ЧМ-2018 матчларына билетларның яртысыннан артыгын чит ил җанатарлары алган.

“Солнышко” балалар бакчасы командасы “Здоровячки – 2018” спорт ярышларында җиңде. Ярышларны шәһәрдәге балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр арасында оештырдылар.

Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды.

Бүген Спас муниципаль район башлыгы К. А. Нугаев район Советы һәм Башкарма комитеты активы белән киңәшмә үткәрде.


6
апрель, 2018 ел
җомга

Республикада 100дән артык патруль бригадасы урманнарны тәртипкә китерү белән мәшгуль.

(Казан, 12 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда санитар-экологик икеайлык кысаларында, урманнарны тәртипкә китерү, чистарту буенча эш алып барыла. Бүген Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, урманчылык хезмәткәрләре катнашында рейдларның берсе Матюшино урманында үткәрелде. Анда массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә катнашты.

Узган язда Ржавецтагы Сергей Юрков крестьян (фермер) хуҗалыгы механизаторлары 17 апрельдә туфрак тырмалауга керешкән булса, быел исә басулардагы калын кар катламының алай тиз генә эреп бетәсе килми. Димәк, кояшлы, җылы көннәр җитәсен, җирнең “юрганнан” ачыласын көтәргә туры киләчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International