Районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүче балалар арасыннан “Йолдызчык-2018” балалар иҗаты конкурсына сайлап алу туры узды.
Ямбактыдан Адель Абдрахманов, Әҗмәрдән Ралинә Закирова һәм Тукайдан Васил Мифтахов финалистлар исемлегенә керде.
Тукай, Әҗмәр, Вожи, Куралово, Ямбакты балалар бакчаларының нәни конкурсантлары “Җыр”, “Нәфис сүз” номинацияләрендә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.
Җиңүчеләр район Мәдәният йортында үтәчәк конкурс финалында чыгыш ясаячак.