“Ата-аналар өчен БРИ бирү көне” республикакүләм акциясе

2018 елның 18 апреле, чәршәмбе

2018 нче елның 17 апрелендә көнне Спас муниципаль районы Болгар шәһәренең икенче урта мәктәбе базасында әти-әниләр Бердәм республика имтиханы тапшырды. Республикакүләм акциядә һәр теләгән ата-ана катнаша алды. Аларның саны 10 га җитте. Акциянең максаты әти-әниләрне татар теле буенча бердәм республика имтиханын һәм төп дәүләт имтиханын тапшыру процедурасы белән таныштырудан гыйбарәт.

Татар теле буенча БРИ өч дәрәҗәдә оештырылды: милләте татар булмаган катнашучылар өчен, татар телен база дәрәҗәсендә белүче катнашучылар өчен, татар телен камил дәрәҗәдә белүчеләр өчен.

Имтихан 210 минут дәвам итте. Катнашучылар тест сорауларына җавап бирде һәм бирелгән тема буенча инша язды.

Имтихан эшләрен татар теле укуытучылары һәм татар теленнән республика имтиханнарын тикшерү буенча экспертлар тикшереп, нәтиҗәләре имтихан тапшыручыларның электрон почтасына җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International