ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2019 ел
сишәмбе

“Болгар таңнары” вокаль ансамбле коллективы Әлки районының Иске Салман авылында концерт куйды.

Россиянең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Дәүләт фольклор ансамбле артистлары чыгышын яшь тамашачылар яратып кабул иттеләр.

2019 елның 25 нче февралендə Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмəт алучылар өчен Ватанны саклаучылар көненə багышланган бəйрəм программасы белəн 1 нче номерлы Болгар урта гомуми белем бирү мəктəбе укучылары чыгыш ясады. 

Приволжск поселогындагы балалар бакчасында эшләүче Ирина Главнова райондагы тәҗрибәле тәрбиячеләрнең берсе буларак, олысының һәм кечесенең ихтирамын казанган.


25
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Урамнар, мәктәп, мәдәният йорты торышы белән танышты. ФАП төзелеше мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Сөт комбинатында булды.

Узган атна азагында Болгардагы Ислам академиясендә Изге Коръән укучыларның һәм хафизларның IХнчы Бөтенроссия конкурсы үткәрелде.
Чараны Ислам Лигасының Бөтендөнья Коръән-хафизлар һәм Сөннәт эшләре оешмасы, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте, Болгардагы Ислам академиясе һәм “Коръән нуры” хәйрия фонды оештырды.
Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ

Бөтенроссия күләмендә уздырылган “Ата-аналар БДИ тапшыра” акциясендә тугыз кеше катнашты.


24
февраль, 2019 ел
якшәмбе

Татар милли бәйрәме – Сабан туе һәм рус халкының – “Каравон”, мариларның “Семык” бәйрәмнәре республика дәрәҗәсендә билгеләп үтелде.
Узган ел Татарстанда 20гә якын традицион мәдәният фестивальләре, халык бәйрәмнәре, халык иҗаты күргәзмәләре һәм бәйгеләре үткәрелде. Бу чараларда 140 мең кеше катнашты.


23
февраль, 2019 ел
шимбә

Владислав Мөхәммәтов (Болгар шәһәре): – Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафына мине 2017 елда, Казан федераль университетының юридик факультетын тәмамлаганнан соң алдылар.

Е. П. Ивановага сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер теләде, бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International