2019 елның 25 нче февралендə Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмəт алучылар өчен Ватанны саклаучылар көненə багышланган бəйрəм программасы белəн 1 нче номерлы Болгар урта гомуми белем бирү мəктəбе укучылары чыгыш ясады.
Балалар залда утырган барлык ир-атларны күтəренке рухта 23 нче февраль бəйрəме белəн котладылар. Укучылар катнашучыларны моңлы жырлары, матур шигырьлəре, дəртле биюлəре белəн куандырды. Интернатта яшəүчелəр əлеге гүзəл бəйрəмнəн күтəренке кəефтə калдылар, ə жавап итеп кунакларга көчле алкышларын һəм рəхмəт сүзлəрен бүлəк иттелəр.