Ата-аналар имтихан тапшырды

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

Бөтенроссия күләмендә уздырылган “Ата-аналар БДИ тапшыра” акциясендә тугыз кеше катнашты.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт оештырган әлеге чара инде өч ел буе Болгардагы 2нче урта мәктәп базасында үтә. Башта ата-аналарны бердәм дәүләт имтиханнарын уздыру процедурасы белән таныштырдылар. Аннары мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Людмила Рыбакова бланкларны тутырырга өйрәтте һәм контроль эш материалларын таратып чыкты. Имтихан эшләрен, төгәлрәк әйткәндә, тест өлешен башкарып чыгу өчен нибары 30 минут вакыт бирелде.
– Акциядә икенче ел катнашам, – ди Елена Сигова. – Сүз дә юк,  дулкынландыра, ата-аналар бу процедураны әйбәт белергә тиеш. Кайбер биремнәр миңа яхшы таныш, арада катлаулылары да бар, димәк, тырышырга кирәк...
Быел унберенче классны тәмамлаячак илле егет һәм кыз БДИ тапшырырга әзерләнә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International