Ачык йөзле, тәмле сүзле

2019 елның 26 феврале, сишәмбе

Приволжск поселогындагы балалар бакчасында эшләүче Ирина Главнова райондагы тәҗрибәле тәрбиячеләрнең берсе буларак, олысының һәм кечесенең ихтирамын казанган.

Ольга СТРЕЛОВА

Ирина Аркадьевна белем бирү системасында егерме биш елдан артык эшли. Тәтеш районының Кашка авылында туган ул, биредә урта мәктәпне тәмамлаган. Тәрбияче булырмын, дип беркайчан да уена китермәгән. Тәтеш педагогия училищесының башлангыч класслар укытучысы бүлегендә укыганнан соң, Приволжск урта мәктәбендә балаларга белем бирә башлаган. Кайбер сәбәпләр аркасында, поселоктагы мәктәп ябылгач, Ирина Аркадьевнага балалар бакчасына күчәргә туры килгән.
Тәрбияче – шул ук укытучы ул. Ачык йөзле, тәмле сүзле Ирина Аркадьевна һәр иртәдә балаларны елмаеп каршы ала, аларга йөрәк түреннән чыккан җылы сүзләрен беркайчан кызганмый. Шуңа күрә сабыйлар бакчага бик теләп йөриләр, дәресләрдә активлыклары белән аерылып торалар, барлык мәдәни, спорт һәм күңел ачу чараларында актив катнашалар.
– Һәр бала үзенчә уникаль, – ди Ирина Аркадьевна, – Алар, гадәттә, барысын да игътибар белән күзәтергә, үзләренчә төрле тәҗрибә ясап карарга тырыша. Баланың эчке дөньясы шулкадәр серле, мавыктыргыч, алар кирәк чакта сине шаккаттыра яки гаҗәпләндерә ала, зурларча фикерләп һәм нәтиҗә ясап уйланырга мәҗбүр итә. Кайчак үзләре дә белмәстән, нинди дә булса сорау бирәләр, аңа җавап таба алмыйча аптырыйсың...
Балаларны күбрәк “ни өчен?” дигән сорау кызыксындыра. Шуңа күрә, сабыйлар алдында югалып калмас өчен, Ирина Аркадьевна үзенең осталык дәрәҗәсен камилләштерә, традицион булмаган ысулларны, инновацион алымнарны өйрәнә, күбрәк дидактик материалларга, новаторлык эшләнмәләренә һәм Интернеттагы мәгълүматларга таянып эш итә.
Тәрбиячене күп очракта балаларның икенче әнисе, дип тә йөртәләр. Бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел. Тәрбияче бит иртәдән кичкә кадәр сабыйлар белән мәш килә, аларның күңелен күрә, бик күп нәрсәләргә өйрәтә. Моның өчен беренче чиратта нәниләрне чын йөрәктән яратырга кирәк. Тәрбияче баланы мәктәп яшенә җиткәнче әзерләгән вакыт эчендә аның характерын, холык-гадәтен беркадәр күләмдә өйрәнергә дә өлгерә. Әмма баланың холкы һәм характеры күбрәк мәктәптә формалаша. Шуның өчен бакчада һәр бала белән индивидуаль эшләргә, аны мәктәпкә тиешенчә әзерләп озатырга кирәк. Моны Ирина Аркадьевна да әйбәт белә.
Актив һәм күп нәрсәләр белән кызыксына торган тәрбияче бер генә минутын да бушка уздырмый. Мәсәлән, чаңгыда йөрергә бик ярата ул.
Саф һавада кышкы урман матурлыгын карап йөрү көндәлек мәшәкатьләрне беразга булса да онытырга, организмга үзенчә ял бирергә ярдәм итә, ди ул. Чаңгы белән бер сәгатьләр тирәсе йөреп керү аның күңелен күтәрә, көч өсти, иң мөһиме – сәламәтлекне яхшырта, организмны чыныктыра.
Җәй көннәрендә сәяхәт итәргә дә бик ярата ул. Ирина Аркадьевна Санкт-Петербургта, Россиянең Алтын боҗрасына керә торган шәһәрләрдә, Эльбрус тавында булырга өлгергән.
– Сәяхәткә чыгуның файдасын күп күрәм, – ди Ирина Аркадьевна. – Илнең төрле төбәкләренә барып никадәр яңалыклар белән танышасың, кызыклы кешеләрне очратасың...
Шунысын да әйтергә кирәк, Ирина Аркадьевна үзешчән сәнгатьтә дә актив катнаша. Мәсәлән, “Приволжские зори” вокаль ансамбле составында авылда һәм район күләмендә уздырыла торган чараларда еш чыгыш ясый.
Әнә шулай, барысына да өлгерә ул балаларның яраткан тәрбиячесе Ирина Главнова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International