Күршеләргә – концерт белән

2019 елның 26 феврале, сишәмбе

“Болгар таңнары” вокаль ансамбле коллективы Әлки районының Иске Салман авылында концерт куйды.
Концерт программасына популяр татар көйләре һәм эстрада җырлары кертелгән иде. Тамашачылар алдында Гөлнәфис Сафина, Сарыйм Насыйбуллин, Рәшидә Шәрипова, Зифа Хәйретдинова, Гөлсәрия Абдрахманова белән Земфирә Галиуллина дуэты чыгыш ясады. Моннан тыш, үзешчән артистлар шаян әсәрләрне дә сәхнәләштереп күрсәттеләр. Үзешчәннәрнең һәр чыгышын тамашачылар яратып кабул иттеләр. Соңыннан әле күңелле дискотека да оештырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International