ЯҢАЛЫКЛАР


23
февраль, 2019 ел
шимбә

Бүген Спас муниципаль район башлыгы К. А. Нугаев район Советы һәм Башкарма комитеты активы белән киңәшмә үткәрде.


22
февраль, 2019 ел
җомга

Кимда модульле ФАП ачылды

Җирлек башлыгы Исмәгыйлева А. Н. 2018 ел нәтиҗәләре һәм күрсәткечләре турында сөйләде һәм катнашучыларны агымдагы елга планнар һәм бурычлар белән таныштырды. Утырышта контроль-хисап палатасы Рәисе Гыйматдинов М. С. катнашты

Безнең район делегациясе Казан шәһәрендә Ватанны саклаучылар көненә багышлап үткәрелгән тантанада катнашты.

Делегация составына райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Афоньшина, “Рассвет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Светлана Гыйбадуллина, хәрби бәрелеш ветераннары Александр Усов, Тәлгат Фәйзетдинов, Фердинат Гайнуллин, Сергей Симанов, “Юнармия” балалар-яшүсмерләр хәрәкәтенең муниципаль штабы җитәкчесе Александр Кузовкин керде.

Үзмәшгульләр өчен махсус салым режимы 10 ел дәвамында гамәлдә булачак.
 Февраль ахырында үзмәшгульләр сыйфатында салым органнарына исәпкә баскан татарстанлыларның саны 3,5 мең кешегә җиткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсеннән хәбәр иттеләр.


21
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Әле шушы араларда гына үзләренең хәрби бурычын илебездән читтә үтәгәннәрне искә алу көнен һәм совет гаскәрләренең Әфганстандагы чикләнгән контингенты чыгарылуга 30 ел тулуны билгеләп үттек.
Безнең якташларыбыз арасында да солдат бурычын чит илдә үтәп кайтучылар байтак.

Балалар иҗат йортының “Веселая компания” вокаль ансамбле Казанда узган Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗатының “Вдохновение” фестиваль-конкурсында катнашты.


20
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Район Мәдәният йорты базасында казак җырларын башкаручыларның “Казачий круг-2019” республика конкурсы сайлау турының зона этабы булды.

“Витязь” яшьләр-яшүсмерләр клубының пулялар белән ату секциясе тренеры Александр Татиевский шәкертләре Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов истәлегенә уздырылган кече калибрлы коралдан ату буенча традицион ярышларда катнаштылар.

“Олимп” спорт комплексында физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен уку йортларында белем алучылар арасында мини-футбол буенча зона турниры үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International