ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Кадет мәктәп-интернатының барлык классларында тәмәке тартуны профилактикалау буенча чаралар үткәрелде.

Рейдлар, тәрбияви әңгәмәләр, махсус картотека тутыру, тәмәкенең кеше организмына зарарлы йогынтысы турында видеофильм күрсәтү белән үрелеп барган лекция – боларның барысы да тәмәке тартуга каршы көрәш программасын тормышка ашыруның нигезе булды. Укучылар шулай ук “Синең тәмәке тартуга мөнәсәбәтең” дигән темага үткәрелгән анкетада катнаштылар. Бу анкеталарны укыгач, зыянлы гадәтләрне спорт, төрле файдалы шөгыльләр, мавыгулар кысрыклап чыгарыр дигән нәтиҗә ясарга була.
Тренер Владимир Борюшкинның шәкерте, икенче мәктәпнең унынчы класс укучысы Никита Борюшкин республика җыелма командасы составында Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск шәһәрендә 18 яшькә кадәрле егетләр арасында Идел буе федераль округының дзюдо беренчелегенә үткәрелгән барлык ярышларында җиңеп чыкты һәм команда беренчелегендә алтын медаль алырга ярдәм итте.

22
гыйнвар, 2013 ел
сишәмбе
Агымдагы ел башыннан полиция һәм Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре “Этил спирты, алкоголь һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аның әйләнешен дәүләт көйләве, алкоголь продукциясе куллануны (эчүне) чикләү турында” федераль закондагы үзгәрешләрне үтәүне тикшерү буенча кайбер оператив-профилактик чаралар үткәрде. Тикшерүләрдән ниләр ачыкланды?

18
гыйнвар, 2013 ел
җомга
Шәһәрнең “Ветеран” клубында хокук белеме мәктәбе эшли башлады.

Беренче дәрестә сүз гражданнарның дәүләт һәм җирле үзидарә органнарына мөрәҗәгать итүгә булган хокуклары турында барды. Бу темага лекцияне район башкарма комитеты юристы Марина Хрусталева укыды. Ул кешеләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
Узган ел районның егерме биш кешесе дәүләт субсидиясен алып, үз эшен башлап җибәрде.

Мәшгульлек үзәге инде берничә ел буе шушы программаны тормышка ашыра, үзеңне эш белән тәэмин итү шактый кешеләргә ярдәм итте. Субсидия алучыларның күбесе акчаны шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү – терлекләр, кош-корт, терлек азыгы, йорт яны корылмалары өчен төзелеш материаллары сатып алуга тотканнар.

16
гыйнвар, 2013 ел
чәршәмбе
ТР беренчелеге кысаларында, РОСТО (ДОСААФ) тирында 1996-1998 елда туган яшүсмерләр арасында пневматик пистолеттан һәм мылтыктан ату буенча ярышлар үткәрелде.

15
гыйнвар, 2013 ел
сишәмбе
Ландшафт һәм интерьерны бизәү конкурсында катнашып, безнең район Пенсия фонды идарәсе республика буенча өченче урынны алды.

5
декабрь, 2012 ел
чәршәмбе
“Олимп” спорт комплексында бу көннәрдә үткән ярышларда санаторий, коррекция һәм шәһәр мәктәбе балалары катнашты.

26
ноябрь, 2012 ел
дүшәмбе
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Хәйруллин безнең район сайлаучылары белән очрашырга җыена
2012 елның 12 ноябрендәге 1156нчы карары белән Россия Федерациясе Хөкүмәте кайбер законнарга үзгәрешләр кертте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International