Төз атучылар ярышты

2013 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе
ТР беренчелеге кысаларында, РОСТО (ДОСААФ) тирында 1996-1998 елда туган яшүсмерләр арасында пневматик пистолеттан һәм мылтыктан ату буенча ярышлар үткәрелде.

Пистолеттан ату буенча иң яхшы нәтиҗәне Роман Столяров белән Эльза Мөхәммәтова, ә мылтыктан атуда Андрей Смоленцев белән Анна Семенова күрсәтте.
Җиңүчеләр һәм призерлар ярышларның Яр Чаллы этабына нәтиҗә ясаганнан соң билгеле булачак. Иң төз атучылар Идел буе федераль округы беренчелегенә чыгыш ясау хокукын ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International