Гыйнвар уртасында елның иң мөһим ярышларыннан булган армия кул көрәше буенча Кострома шәһәрендә үткән ярышларда безнең көрәшче Павел Сергеев дүртенче урынны алды.
Тренер Ринат Шәрипов шәкерте берничә көрәштә ышанычлы җиңү яулап (16-17 яшькә кадәр, авырлык үлчәве – 75 килограмман артык), ярымфиналга чыкты. Алган җәрәхәте аркасында табиб аны ярышлардан азат итмәсә, беренче урын өчен көрәшергә бөтен мөмкинлеге бар иде.
Шунда ук республика чемпионатында зурлар арасында Денис Горюнов өченче урынны алды. Гомуми зачетта безнең команда авыл районнары арасында икенче булды.