Өченче урынны алдылар

2013 елның 15 гыйнвары, сишәмбе
Ландшафт һәм интерьерны бизәү конкурсында катнашып, безнең район Пенсия фонды идарәсе республика буенча өченче урынны алды.

Конкурс гражданнар өчен уңайлы шартлар тудыру, бина яны территорияләренең экологик һәм тышкы халәтен яхшырту максатында үткәрелде. Конкурс биремнәрен башкару өчен күп көч куелды. Нәтиҗәдә Пенсия фонды идарәсе янында җәй буе матур-матур чәчәкләр үсеп утырды. Мондый чисталык башка оешмаларга да үрнәк булсын.

Коллективка диплом һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International