Тәмәкегә каршы көрәш

2013 елның 24 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Кадет мәктәп-интернатының барлык классларында тәмәке тартуны профилактикалау буенча чаралар үткәрелде.

Рейдлар, тәрбияви әңгәмәләр, махсус картотека тутыру, тәмәкенең кеше организмына зарарлы йогынтысы турында видеофильм күрсәтү белән үрелеп барган лекция – боларның барысы да тәмәке тартуга каршы көрәш программасын тормышка ашыруның нигезе булды. Укучылар шулай ук “Синең тәмәке тартуга мөнәсәбәтең” дигән темага үткәрелгән анкетада катнаштылар. Бу анкеталарны укыгач, зыянлы гадәтләрне спорт, төрле файдалы шөгыльләр, мавыгулар кысрыклап чыгарыр дигән нәтиҗә ясарга була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International