Сыра сату – закон кысаларында

2013 елның 22 гыйнвары, сишәмбе
Агымдагы ел башыннан полиция һәм Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре “Этил спирты, алкоголь һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аның әйләнешен дәүләт көйләве, алкоголь продукциясе куллануны (эчүне) чикләү турында” федераль закондагы үзгәрешләрне үтәүне тикшерү буенча кайбер оператив-профилактик чаралар үткәрде. Тикшерүләрдән ниләр ачыкланды?
Исегезгә төшерәбез, закон нигезендә, Татарстан Республикасы территориясендә хәзерге вакытта сыраны 22 сәгатьтән 10 сәгатькә кадәр сату тыела. Бу эчемлекләрне кафе, ресторан һәм башка күңел ачу урыннарында гына сатарга ярый. Моннан тыш, сыраны да стационар сәүдә объектларында – фундаментта төзелгән, тиешле коммуникацияләре булган капиталь корылмаларда гына сатарга ярый. Эшмәкәр мәҗбүри керемгә салым түләсә, сыра сатканда касса аппаратының булуы мәҗбүри түгел.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International