Туган як турында

2013 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе
Беренче урта мәктәп укучылары туган якны өйрәнү буенча республика конкурсында яхшы чыгыш ясаганнар.

“Дөньяда безнең туган илебездән дә гүзәлрәк җир юк” дигән рәсем җибәргән Аэлита Петрова “Үз тамырларыңны онытма” номинациясендә өченче урынны алган. Ә мәктәп музее турында материал хәзерләгән Анна Фролова конкурста лауреат исеменә лаек булган. Укучыларны бүләкләү тантанасы үтәчәк Түбән Кама шәһәренә чакырганнар.

Конкурсны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International