ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
13 нче февральда Спас муниципаль район башлыгы К. А. Нугаев катнашында Вожи авылында киңәйтелгән отчет сессиясе үтте. Сессиядә җитәкчеләр ,район учреждения вәкилләре ,депутатлар һәм Әҗмәр,Вожи авыллары халкы катнашты. Вожи авыл советының 2012 елда эшләнгән эшенә нәтиҗә ясалды һәм 2013 елга план ясалды. Кунаклар алдында Әҗмәр авыл советы башлыгы Р.М. Валитов доклад белән чыгыш ясады. Сессияда Спас пенсионный начальнигы М.М.Нугаева, район укыту мөдире – А.Н. Ермилин һәм калган җитәкчеләр чыгыш ясадылар. Ахырда район башлыгы К.А.Нугаев чыгыш ясады.

13
февраль, 2013 ел
чәршәмбе
2013 елның 13 нчефевралендә ГАУЗ “Спас ҮРХ” се автопаркы ике яңа ашыгыч медицина күрсәтү машинасына ия булдылар. Сәләмәтлекне саклау программасын уңышлы тормышка ашыру чарасында Татарстан Республикасына федераль үзәктән бүлеп бирелгән премиягә яңа автомибильләр алынган. Автомибильләр район кешеләренә үз вакытында медицина ярдәме күрсәтүгә һәм иң ерак авылларын төрле һава торышына карамастан тәэмин итүгә яраклаштырылган.

12
февраль, 2013 ел
сишәмбе
2013 елның 12 нче февраленда Спас муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе – Тюннев С.И. һәм Татарстан Республикасы президентының социаль мәсәләләр буенча ярдәмче , Татарстан Республикасының , Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу Республика фондының башкаручы директоры – Ларионова Т.П. белән киңәшмә үткәрделәр.
Бүген 12 нче февральда башкарма комитеты актлар залында Спас муниципаль район башлыгы К.А. Нугаев киңәйтелгән киңәшмә үткәрде ,анда оешма җитәкчеләре һәм Спас муниципаль район авыл җирлеге башлыклары катнаштылар. Киңәшмәдә район башлыгы урынбасары – М.С. Гиматдинов, Спас муниципаль район совет аппарат җитәкчесе – Е.А. Демьянов , муниципаль район башкарма комитеты мәгариф җитәкчесе “Шәхри Болгар” – А.М. Тюленев. Район киңәшмәсендә чираштагы сораулар алдынгылар слеты уздыруны, Спас муниципаль район алдынгыларын мактау тактасына урнаштыруны , башлап җибәруче фермер программасы каралды.

9 февральда Ырмак авылында « Татарстан чангысы – 2013» ярышы үтте. Ярышты 24 кеше катнашты.

11
февраль, 2013 ел
дүшәмбе
Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды.
2013 елның 10 нчы февралендә Болгар шәһәрендә яшьүсмер – балалар спорт мәктәбе базысында күмәк чаңгы “ТАТАРСТАН ЧАҢГЫСЫ 2013” үтте. Ярышта 365 кеше катнашты. Ярышта җиңүчеләрне дипломнар һәм медальләр белән бүләкләделәр.

9
февраль, 2013 ел
шимбә
2013 елның 9 нчы февралендә хәйрия марофоны узды. Анда дәүләт советы депутаты Татарстан республикасының ОАО “Алексеевск юл берләшмәсе” генераль директоры Ф.В. Валиев белән Спас муниципаль район башлыгы К.А. Нугаев катнаштылар. Бу чарада 461000 мең сумакча җыелган. Җыелган акча аз керемле Спас район халкына матди ярдәм күрсэтелүгә тотылачак.

Халыкның һәм эшмәкәрләрнең игътибарын җәлеп итү өчен урындагы җитерештүче ипи һәм икмәк-булка әзер продукциясе ООО ”Спас икмәк комбинаты” 2013 елның 8нче февралендә Антоновка авылында яңа икмәк һәм татлы әйберләрне татып карау уздырды. Спас район башлыгы К.А. Нугаев бу чараны күрергә барды.

8
февраль, 2013 ел
җомга
Бүген Спас муниципаль район башлыгы К.А. Нугаев катнашында Антоновка авылында киңәйтелгән отчет сессиясе үткәрелде. Сессиядә җитәкчеләр , район учрежденияләре вәкилләре, депутатлар һәм Антоновка авылы,Гусиха авылы,Мартыш поселыгында торучы халык катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International