Чаңгычылар уңышы

2013 елның 25 гыйнвары, җомга
Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Сергей Власов шәкертләре 30 меңгә кадәр халык яшәгән авыл районнарының республика спартакиадасында җиңеп чыктылар.

Ярышлар Зәйдә үтте. Гомуми зачетта чаңгычылар барлык көндәшләрен артта калдырдылар, ә шәхси зачетта ирекле алым белән 15 километрлы дистанциядә безнең спортчылар арасында Игорь Бондарев иң яхшы нәтиҗә күрсәтеп, өченче урынны алды. Көмеш призердан ул азга гына калышты .

Шунда ук республика чемпионатында зурлар арасында Денис Горюнов өченче урынны алды. Гомуми зачетта безнең команда авыл районнары арасында икенче булды.

Ә якташыбыз Виктор Ермилин Самарада хәрбиләр арасында Идел буе федераль округы беренчелегенә көч сынаша, Артем Главнов исә Сочида чаңгы ярышлары буенча Бөтендөнья кубогы этабын үткәрүне тәэмин итүче милли төркем составына кертелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International