Борынгы Болгар турында

2013 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе
Казан шәһәренең Маковский нәшрият йорты “Легенды древнего Болгара” дигән брошюра чыгарды.

Бу өстәлгән һәм яңадан эшләнгән икенче басма, ул төсле унике иллюстрация белән бизәлгән. Брошюраны төзүче һәм рәссамнар – Елена белән Наталья Максимовалар.

Китапка Идел Болгарының егермедән артык риваяте кертелгән һәм ул барлык укучылар өчен файдалы булырга тиеш. Туган як тарихы белән кызыксынучылар өчен бу китап икеләтә кирәк булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International