ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Быел безнең районда 204 бала беренче класска укырга керде. Барлыгы үткән дүшәмбедә 2076 укучы мәктәп бусагасын атлап керде, 375 укучы тармак технологияләрендә белем алачак.
Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды.

29
август, 2014 ел
җомга
Моннан чирек гасыр элек Татарстан Республикасы тарихында зур яңалык булды: 1990 елның 30 августында Дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителде һәм шуннан соң бу көн төп бәйрәмнәрнең берсенә әйләнде. Шушы көн алдыннан Спас район башлыгы Камил Нугаев район халкын бәйрәм белән котлады.
Җыен 30 августта шәһәрнең үзәк мәйданында була.

28
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Үткән атна ахырында укытучыларның август киңәшмәсенең пленар утырышы булды. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин район белем бирү системасының торышы һәм перспективалары турында доклад ясады. Сезнең игътибарга докладның кыскартылган өлешен тәкъдим итәбез.

27
август, 2014 ел
чәршәмбе

Беренче сентябрьне, ягъни Белем көнен, без барыбыз да зур дулкынлану белән көтәбез.

Яңа уку елы башланыр алдыннан Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре “Игътибар – балалар” операциясе үткәрә.

Үткән атнада шәһәр урамнарындагы ике километрдан артык юлга асфальт җәелде, ярты километрга вак таш түшәлде.
Бу көннәрдә Казанда төрки телдә язучы журналистлар форумы үткәрелә.

25
август, 2014 ел
дүшәмбе
Республика көне алдыннан шәһәрдәге микрорайоннарның берсендә яңа балалар спорт-уен мәйданчыгын һәм мини-футбол кырын ачу тантанасы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International