Игътибарлы булыгыз: юлларда – балалар

2014 елның 27 августы, чәршәмбе
Яңа уку елы башланыр алдыннан Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре “Игътибар – балалар” операциясе үткәрә.

Ул юлларда балаларның имгәнүләрен кисәтү максатында үткәрелә. Операция барышыда машина йөртүчеләрнең салонда балаларны ничек йөртүләренә аеруча зур игътибар биреләчәк.

Шулай ук велосипедта йөрүче балалар һәм җәяүле-ләрнең юл йөрү кагыйдәләре тикшереләчәк. Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә ГАИ хезмәткәрләре тематик чаралар үткәрүне планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International