2014 елда өч укытучы өстенлекле “Мәгариф” милли проекты кысаларында иң яхшы укытучылар конкурсында катнашты. Быел Иж-Борискино мәктәбенең тарих укытучысы Зинаида Борисовна Мокшина һәм Өчкүл мәктәбенең башлангыч класс укытучысы Евгения Геннадьевна Сидорова педагогика эшчәнлегендә югары нәтиҗәләргә ирешүләре өчен Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының йөз һәм алтмыш мең сум күләмендәге грантларына лаек булдылар.
“Ел укытучысы–2014” конкурсының район этабында Болгардагы 1 нче урта мәктәпнең биология укытучысы Наталья Геннадьевна Авдеева җиңүче булды. Ә менә Болгардагы 2 нче урта мәктәпнең башлангыч класс укытучысы Ольга Николаевна Егорова “Кеше тәрбияләргә” республика конкурсының “Класс җитәкчесе” номинациясендә финал этабына чыкты.
Татарстан Республикасында милли белем бирүне үстерү буенча рейтингта быел без күрсәткечне бераз яхшырттык, әмма барыбер 39 нчы урыннан югары күтәрелеп булмый.
Районда укучыларның 100 проценты да диярлек татар телен өйрәнә. Татар телендә белем бирүче 7 учреждение бар –өч урта, өч төп һәм бер башлангыч мәктәп. Алардагы татар балаларының саны 194 кә җитә.
Сәләтле балаларны барлау һәм аларга ярдәм итү максаты белән ел саен татар теле һәм әдәбияттан муниципаль һәм республика күләмендә олимпиадалар уздырыла. Олимпиадаларда 14 укучы катнашты. Урта Йорткүл урта мәктәбенең 11 класс укучысы Илсөяр Мәхмүтова татар мәктәпләрендә укучы татар балалары арасында әдәбият фәне буенча призер булды. Ә менә Никольск урта мәктәбенең 9 класс укучысы Людмила Павлычева рус мәктәпләрендә татар телен өйрәнүче рус төркемнәре арасында татар теленнән хаклы рәвештә призер исемен алды.
Ким урта мәктәбенең тугызынчы класс укучысы Андрей Амосов татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиаданың дистанцион туры нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының дипломы белән бүләкләнде.
2014 елның 1 сентябреннән шәһәрдәге урта мәктәпләр базасында татар класслары ачу күздә тотыла. Беренче класска керүче татар балаларының әти-әниләре белән сөйләшүләр дә үткәрелде.
2013-2014 уку елында районның өстәмә белем бирү тармагына 800 000 сум республика гранты җәлеп ителде: Балалар иҗат йортына –218000, Полянка мәктәбенә – 68886, “Регата” балалар техник иҗат станциясенә – 357600 сум.
Мөһим бурычларның берсе булып мәктәптә спортны үстерү, укучыларны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә тарту тора. Болгардагы 2 нче урта мәктәпнең 10 класс яшүсмерләре һәм кызлары командасы иң яхшы физик әзерлек буенча республика мәктәпләре арасында беренче урынны алды. Август аенда алар Мәскәүдә узган унынчы “Хезмәткә һәм оборонага әзер бул” физкультура-спорт форумында Татарстан Республикасы данын яклап чыгыш ясадылар һәм мактаулы бишенче урынга лаек булдылар.